Reset Password

click to enable zoom
Loading Maps
We didn't find any results
open map
Make a Reservation
Advanced Search
Your search results

Cofrance SARL (AVIAV TM) компаниясе турында

Cofrance SARL (AVIAV TM) – авиация брокер компаниясе, аңа моннан ун ел элек Ниццада нигез салына. Бүгенге көндә француз фирмасының вәкиллекләре бар һәм ул дөньяның 117 илендә эшчәнлек башкара.

Безнең эшчәнлек өлкәләре: эшлекле, медицина һәм йөк авиациясе. Без хезмәтләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтәбез:

  • самолетларны һәм вертолетларны арендага бирү;
  • һава судноларын сату, тюнинглау һәм төзү,
  • коммерция менеджменты (самолетларны һәм вертолетларны карап тоту һәм тәэмин итү),
  • космик һәм авиацион иминиятләштерү,
  • юридик ярдәм (аэропортлар, авиакомпанияләр катнашында зур бәхәсләрне хәл итү),
  • авиация экспертларыннан консалтинг хезмәтләре.

Cofrance SARL (AVIAV TM) биш континентта эшли. Базарда зур уенчы буларак, компания дөньяның әйдәп баручы авиатөзелеш корпорацияләре, аэропортлар һәм авиакомпанияләр белән хезмәттәшлек итә, 100 меңнән артык һава судносыннан файдалану мөмкинлеге бар. Без хосусый затларны һәм оешмаларны эшлекле, медицина һәм йөк рейслары белән тәэмин итәбез.

Cofrance SARL (AVIAV TM) компаниясенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Виталий Архангельский авиация өлкәсендә 20 ел эшли. Шушы вакыт эчендә компания Европада, Россиядә һәм бөтен дөнья буйлап һава суднолары һәм аэропортлар белән эш итүдә тәҗрибә туплады. Бүген төп офис Ницца үзәгендә, легендар Negresco отеле янәшәсендә урнашкан.

Компаниянең иминиятләштерү һәм кредитлау өлкәсендәге эшчәнлеге ORIAS (N 14005763) дәүләт француз оешмасы тарафыннан җайга салына, бизнес ISO 9000 буенча сертификатланган. Компания үзенең эшендә сыйфатка йөз процентлы идарә (TQM — Total Quality Management) принцибына таяна.

Cofrance SARL (AVIAV TM) компаниясе планетаның түбәндәге иң зур авиация ассоциацияләренә керә:

  • EBAA (European Business Aviation Association),
  • NBAA (National Business Aviation Association),
  • EBAA France

– хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм куркынычсызлык стандартлары тикшерелгән һәм әйдәп баручы халыкара профессиональ оешмалар тарафыннан бәяләнгән (сертификатланган)

  • Wyvern Ltd. (очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә алдынгы сектор),
  • ARGUS International (күп дәрәҗәле төрле яклы тикшерүне гамәлгә ашыручы илкүләм-транс аудитор компаниясе),

– инде 7 ел дәвамында тармак күргәзмәләрендә иң зур уенчы булып кала бирә,

– үзенең эшчәнлеге өлкәсендә халыкара таләпләргә җавап бирә,

– заманча KYC процедураларын кулланып, AML сәясәтен гамәлгә ашыра.

Безнең иң зур алыш-биреш килешүләре Лондонның, Парижның, Токионың, Вашингтонның лидер булып торучы юридик компанияләре аша гамәлгә ашырыла.  Заказчыларның акчасы Франциянең CIC банкындагы махсус клиент счетларында саклана һәм бухгалтерия Франциянең CERES компаниясе тарафыннан идарә ителә. Cofrance SARL (AVIAV TM) компаниясенең профессиональ җаваплылыгы 20 млн. долларга иминиятләштерелгән.

Компания теләсә нинди алыш-биреш килешүе белән эшләгәндә, башыннан алып ахырына кадәр, комплекслы авиация чартер хезмәтен күрсәтә. Иң яңа электрон сервислар, яклауның иң заманча системаларыннан файдаланып, клиентларга дистанцион хезмәт алу мөмкинлеген бирә. Тармактагы иң яхшы белгечләр тәүлек әйләнәсе клиентларга консультация бирергә һәм кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер тора.

Cofrance SARL (AVIAV TM) – эшлекле авиация өлкәсендә сезнең өчен алыштыргысыз  партнер.